татарский Языки народов России

Татарский язык: 13 урок

Выучи язык с авторами сайта!

Урок тринадцатый. / Унөченче дәрес.

Как говорим о знании языков? / Телләр белү турында ничек әйтәбез?

Прочитайте

  • Динә, Сез ничә тел беләсез?
  • Мин өч тел беләм.
  • Сез татарча/ татар телен беләсезме?
  • Беләм, әлбәттә.
  • Ә инглизчә/ инглиз телен беләсезме?
  • Бераз беләм.
  • Французча/ француз  телен беләсезме?
  • Юк, кызганычка каршы, белмим.
  • Дина, сколько языков Вы знаете?
  • Я знаю три языка.
  • Вы знаете татарский?
  • Знаю, конечно.
  • А вы английский знаете?
  • Немного знаю.
  • Французский знаете?
  • Нет, к сожалению, не знаю.

Истә кадрыгыз! Запомните!

татарча

русча

ингизча

кытайча

немецча

французча

төрекчә

гарәпчә

испанча

итальянча

рус теле

инглиз теле

кытай теле

немец теле

француз теле

төрек теле

гарәп теле

испан теле

итальян теле

Можно сказать мин татарча беләм или мин татар телен беләм- я знаю татарский или я знаю татарский язык

Прочитайте предложения

Мин төрекчә яхшы беләм. Син испанча беләсеңме? Ул немецча бераз белә. Без татарча беләбез. Сез инглизча беләсез. Алар кытайча беләләр. Дустым русча, татарча, инглизча белә.

Истә калдырыгыз! Запомните!

Спряжение глагола белергә- знать в настоящем времени

мин беләм

син  беләсең

ул белә-

без  беләбез

сез  беләсез

алар беләләр

я знаю

ты знаешь

он/она знает

мы знаем

вы знаете

они знают

Прочитайте предложения и продолжите ответы

Син инглизча беләсеңме?- Әйе,…

Айгөл немецча беләме?- Минемчә, ул…

Сез татарча беләсезме?- Әйе, без…

Алар тәрекчә яхшы беләләрме?- Әйе,…

Дустың ничә тел белә?- Ул…

Ә син ничә тел беләсең?- Мин…

Продолжите предложения

Асия ханым төрекчә яхшы…. Габдулла әфәнде кытайча…. Минемчә, сез испанча …. Сезнеңчә, ул испанча…? Алар ничә тел…? Дустыгыз нинди телләр…?

Проверьте себя

Белә, белә, беләсез, беләме,беләләр, белә.

Используйте глагол белергә в правильной форме

Ул французча  (белергә).

Мин немецча (белергә).

Сез татарча (белергә).

Алар төрекчә (белергә).

Без инглизча  (белергә).

Син русча  (белергә).

Проверьте себя

Белә, беләм, беләсез, беләләр, беләбез, беләсең.

Истә калдырыгыз! Запомните!

Спряжение глагола белергә- знать в настоящем времени в отрицательной форме

мин белмим

син  белмисең

ул белми-

без  белмибез

сез  белмисез

алар белмиләр

я не знаю

ты не знаешь

он/она не знает

мы не знаем

вы не знаете

они не знают

Прочитайте и повторите

Син төрекчә беләсеңме?- Юк, кызганычка каршы, белмим.

Алар испанча яхшы беләләрме?- Минемчә, бик яхшы белмиләр.

Ә сез кытайча беләсезме?- Юк, без кытайча белмибез.

Бу кеше немецча бераз беләме?- Юк, ул немецча белми, французча белә.

Напишите глагол белергә в отрицательной форме

Алар башка телләрне (белергә).

Мин кытайча (белергә).

Син испан телен (белергә).

Без гарәпчә (белергә).

Ул итальянча (белергә).

Сез төрекчә (белергә).

Проверьте себя

Белмиләр, белмим, белмисең, белмибез, белми, белмисез.

Расскажите о себе по образцу

Таныш булыйк! Мин- Майя. Мин университетта укыйм. Мин дүрт тел беләм. Мин русча бик яхшы беләм, инглизчә һәм испанча уртача беләм, татарча бераз беләм. Кызганычка каршы, мин төрекчә белмим әле.

Чтобы вы не скучали на выходных без татарского языка, предлагаю вам посмотреть мультфильм по мотивам сказки Габдуллы Тукая “Водяная”.

Су анасы

(Бер авыл малае авызыннан)

I

Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

Шул тарак берлән утыра тузгыган чәчен тарап.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

«Әни, алтын тарак таптым!»

«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,

Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;

Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни…

II

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;

Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;

Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

— Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

 

Водяная

(из уст деревенского мальчика)

I

Лето. В жаркую погоду любо в озере играть –

Брызгаться, нырять, плескаться, плавать, воду лбом бодать!

Я домой уже собрался, оглянулся на мостки:

Глядь! – там ведьма водяная ноги свесила с доски!

Золотым блестящим гребнем над зеркальною водой

Космы ведьма продирает, прядью тешится седой.

Что ж, не зря кругом безлюдно: не зевай да не робей!

Гребень взял – давай Бог ноги! – припустил в село скорей.

Матери сказал, мол гребень на обочине лежал.

Оттого, мол запыхался, что без роздыха бежал…

II

Так, прекрасно. Солнце село. Лёг я спать, и свет потух.

За окном душистый воздух, в доме свежий, хлебный дух.

Сон нейдет ко мне упрямо, хоть уснуть пора давно.

«Тук-тук-тук!» – внезапно слышу: это кто стучит в окно?

– Кто там в полночь колобродит? Тьма – не видно ничего!

Ну, чего ещё им надо? Грабят, что ли, там кого?

– Водяная я, откройте! Где мой гребень золотой?

Знай: на озере сегодня вором стал сыночек твой!

Матушка злосчастный гребень отыскала, – кинув ей.

От греха она окошко затворила поскорей.

Видит: больше нет напасти, и ругать меня давай!

Вот ругала, вот ругала, вот дала мне нагоняй!

С той-то взбучки материнской научился я добру.

Есть хозяин или нету – ввек чужого не беру.

Г.Тукай перевод с татарского Равил Бухараев

Фото аватара

Альбина Саетова

Всем привет, меня зовут Альбина! Окончила факультет романо-германской филологии, специализация- английский язык. Татарский- мой родной язык, на котором разговариваю с детства, обучалась в школе. С большой любовью отношусь к татарской культуре, музыке, литературе. Буду рада, если в рамках этого проекта людей, разговаривающих на татарском языке, станет еще больше!