татарский Языки народов России

Татарский язык: 30 урок

Выучи язык с авторами сайта!

Урок тридцатый // Утызынчы дәрес.

Как говорим о проведении свободного времени? / Буш вакытны үткәрү турында ничек әйтәбез?

Прочитайте

– Буш вакытыңда нишлисең?

– Саф һавада йөрим, газеталар укыйм, телевизор карыйм, музыка тыңлыйм.

– Что делаешь в свободное время?

– Гуляю на свежем воздухе, читаю газеты, смотрю телевизор, слушаю музыку.

Прочитайте

Мин буш вакытымны файдалы (с пользой) үткәрергә тырышам. Кичләрен дусларым белән саф һавада йөрим, спорт белән шөгыльләнәм. Җәен су коенам, футбол һәм волейбол уйныйм. Кышын чаңгыда, тимераякта шуам, хоккей уйныйм. Шулай ук кинотеатрларга, клубларга йөрү дә миңа бик ошый. Аннан мин яхшы кәеф (хорошее настроение) белән кайтам.

Истә калдырыгыз! Запомните!

буш вакыт- свободное время

уйнарга –играть

саф һавада йөрергә –гулять на свежем воздухе

спорт белән шөгыльләнергә –заниматься спортом

чаңгыда шуарга – кататься на лыжах

тимераяк –коньки

файдалы –полезный

яхшы кәеф- хорошее настроение

Ответьте

Буш вакытта нишләргә яратасың? Җәен син ничек ял итәсең? Кышын тимераякта яки чаңгыда шуасыңмы? Синеңчә, саф һавада йөрү файдалымы? Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк?

Дополните диалоги

– Син кичә кая …………………?

– ………. .

– Кем белән?

…………………..

****

– Вакытны файдалы үткәрү өчен, …………………………..?

– Минемчә, ………………………………………………………………………..

Составьте диалог по образцу

Үрнәк:

– Исәнмесез!

– Хәерле көн!

– Хәлләр ничек?

– Рәхмәт, яхшы.

– Ял көннәрен ничек үткәрдең?

– Бик яхшы. Шимбә көнне ипподромга бардым, ә кичен дусларымны кунакка чакырдым. Якшәмбе көнне без урманга бардык һәм чаңгыда шудык.

Видеоролики по теме

https://www.youtube.com/watch?v=xfqN2U3l75Y&index=77&list=PLRczykNzfZrYgq9MtMRRXk-FZDuxsyHbQ

https://www.youtube.com/watch?v=_JeaVmISPgg&list=PLRczykNzfZrYgq9MtMRRXk-FZDuxsyHbQ&index=61

Слова из видеороликов

Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

Телевизор карыйм

Радио тыңлыйм

Дусларым белән аралашам

Спорт белән шөгыльләнәм

чаңгы

чана

тимераяк

чаңгы шуарга

чана шуарга

тимераяк шуарга

Как вы проводите свободное время?

Смотрю телевизор

Слушаю радио

Общаюсь с друзьями

Занимаюсь спортом

лыжи

сани

коньки

кататься на лыжах

кататься на санях

кататься на коньках

Расскажите, как вы проводите свое свободное время

Рәхмәт!

Фото аватара

Альбина Саетова

Всем привет, меня зовут Альбина! Окончила факультет романо-германской филологии, специализация- английский язык. Татарский- мой родной язык, на котором разговариваю с детства, обучалась в школе. С большой любовью отношусь к татарской культуре, музыке, литературе. Буду рада, если в рамках этого проекта людей, разговаривающих на татарском языке, станет еще больше!