Урок семнадцатый. / Унҗиденче дәрес.

Как выражаем повеление и просьбу?  / Боеруны  һәм үтенечне ничек белдерәбез?

Прочитайте
Яңа сүзләрне укы.  Прочитай новые слова.

Бу текстларны укыгыз. Прочитайте эти тексты.
Ул бу җөмләләрне укысын. Пусть он/ она прочитает эти предложения.
Алар  бу диалогларны укысыннар.  Пусть они прочитают эти диалоги.
Тәрәзәне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) окно.
Ишекне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) дверь.
Бәхетле булыгыз! Будьте счастливы!
Ашыгыз тәмле булсын! Приятного аппетита!

Истә калдырыгыз! Запомните!

Утвердительная форма повелительного наклонения

2016-11-22_19-44-25

Отрицательная форма глагола повелительного наклонения

2016-11-22_19-45-04

Прочитайте и поймите логику образования повелительного наклонения

Студентлар, бу сүзләрне кабатлагыз! Бу җөмләләрне тыңлагыз һәм әйтегез. Ул татарча текстларны укысын. Алар укытучыны тыңласыннар. Дәрестә татарча сөйләшегез. Гүзәл, тәрәзәне ач(-)! Гүзәл, ишекне яп(-)! Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны языгыз. Дустым, бәхетле бул(-)!
Истә калдырыгыз! Запомните!

бел – белегез
бар — барыгыз
тыңла – тыңлагыз
аңла- аңлагыз
кара- карагыз
сора – сорагыз
кабатла- кабатлагыз
укы — укыгыз
сөйләш — сөйләшегез
әйт — әйтегез
сөйлә — сөйләгез
эшлә-эшләгез
ал – алыгыз
бир- бирегез
кер- керегез
чык – чыгыгыз
ач –ачыгыз
яп — ябыгыз
знай- знайте
иди- идите
слушай- слушайте
пойми- поймите
смотри- смотрите
спроси- спросите
повтори- повторите
читай- читайте
разговаривай- разговаривайте
скажи- скажите
говори- говорите
работай- работайте
возьми- возьмите
дай- дайте
войди- войдите
выйди- выйдите
открой- откройте
закрой- закройте

Используйте глаголы в повелительной форме
Татарча (исәнләшергә- здороваться). Татарча бер җөмлә (әйтергә- сказать). Татарча бер сорау (бирергә-дать/ задать). Татарча шигырь (сөйләргә- говорить/ рассказывать). Укытучының соравына җавап (бирергә- дать). Ишекне (ачарга- открыть). Китапны (ябарга- закрыть). Укытучыга рәхмәт (әйтергә-сказать). Татарча (саубуллашырга- прощаться).

Проверьте себя

исәнләш/ исәнләшегез, әйт/ әйтегез, бир/ бирегез, сөйлә/ сөйләгез, бир/ бирегез, ач/ ачыгыз, яп/ ябыгыз, әйт/ әйтегез, саубуллаш/ саубуллашыгыз.

Прочитайте и поймите логику образования повелительного наклонения

Балалар, дәрестә сөйләшмәгез. Ул бу китапны алмасын. Алар стадионга бармасыннар. Егетләр, тәрәзәне ачмагыз. Галия, ишекне япма(-), бик җылы. Бүген бик салкын, кызым, урамга чыкма(-).
Используйте глаголы в повелительном наклонении в отрицательной форме
Асия, җөмләне (кабатларга- повторять). Укучылар, бу кешене (тыңларга-слушать). Әни, китапны (бирергә-давать). Балалар, әкиятне (укырга- читать). Динә, анда (барырга- идти). Ринат, ишекне (ачарга- открывать). Гөлия, китабыңны (ябарга- закрывать). Булат, татарча (сөләшергә- разговаривать). Азат, бу мультфильмны (карарга- смотреть)

Проверьте себя

Кабатлама, тыңламагыз, бирмә, укымагыз, барма, ачма, япма, сөйләшмә, карама.

.
Дополните диалоги

— Бу китапларны ………………..
— Яхшы, хәзер.
****
— Камилә, дәрестә ………………
— Гафу итегез.
***
— Ләйсән, яңа сүзләрне …………..
— Ярар. яхшы.
***
— Әмир, җөмләләрне …………..
— Хәзер, бер минут.
***
— Бүген салкын,  урамга ……………
— Ярар.

Прочитайте и запомните

Тәрәзәне ач әле  (ачыгыз әле).

Ишекне яп әле (ябыгыз әле).

Открой (откройте), пожалуйста, окно.

Закрой (закройте), пожалуйста, дверь.

Истә калдырыгыз! Запомните!

әйт әле -әйтче

әйтегез әле -әйтегезче

кабатла әле — кабатлачы

кабатлагыз әле -кабатлагызчы

бир әле — бирче

бирегез әле — бирегезче

скажи, пожалуйста

скажите, пожалуйста

повтори, пожалуйста

повторите, пожалуйста

дай, пожалуйста

дайте, пожалуйста

NB! Как видно из примеров, формы “әйт әле -әйтче” выражают вежливую просьбу. Несмотря на то, что перевод дается уже со словом “пожалуйста”, мы можем также сказать “әйт әле -әйтче зинһар өчен”- “скажи, пожалуйста”.

Прочитайте и переведите

Әйтегез әле, бүген директор бармы? Гафу итегез, ул бүген юк.
Нурия, телефоныңны бир әле. Мә, ал.
Кабатлагыз әле, бу нинди урам? Пушкин урамы.
Туташ, әйтегезче, сәгать ничә? Сәгать бер.
Әйтегезче, сездә татарча китаплар бармы? Әлбәттә, бар.
Әйт әле, бу артистның исеме ничек? Гафу ит, мин белмим.
Гафу итегезче, бу Фәнүзәнең сумкасымы? Минемчә, аныкы.
Миңа бу журналны бирегезче. Ул нинди телдә? Инглиз телендә.

Дополните диалоги
— Әйтегезче, …………….?
— Бу Рәмзиянең телефоны.
***
— Кабатлагызчы, ……………?
— Ул Германиядән, Берлиннан.
***
— Әйт  әле, бүген көн …………………?
— Минемчә, …………….
***
—   Гөлчәчәк, хәзер син кая ……………………..?
— Миңа сүзлек ………….. Мин ……………… барам.
— Миңа  да алчы.
— ………………….

Для закрепления темы повелительного наклонения предлагаю посмотреть мультфильм по мотивам сказки Габдуллы Тукая “Эш беткәч уйнарга ярый”:

Эш беткәч уйнарга ярый

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәресен карый.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:

«Әй Сабый, әйдә тышка, ташла дәресең, күңел ач!

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,

Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач

Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам,

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Тукта, сабыр ит аз гына,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,

Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, мине?

Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Шунда аңар бик матурлап елмаеп көлде Көяш,

Шунда аңар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,

Шунда аңар баш иделәр бакчада һәрбер агач