Урок двадцать шестой. / Егерме алтынчы дәрес.

Как говорим о прошедшем неопределённом действии? / Билгесез үткән эш турында ничек әйтәбез?

 

Прочитайте

— Сез кайчан һәм кайда тугансыз?- Мин 1981-нче елның 6-нчы маенда Чистай шәһәрендә туганмын. — Когда и где Вы родились?- Я родился 6 мая 1981 года в городе Чистополе.

*******************************- Әйт әле, минем китабым синдәме?

— Гафу ит, мин аны өйдә онытканмын икән. — Скажи, пожалуйста, моя книга у тебя? — Извини, я, оказывается, забыл её дома.

 

Истә калдырыгыз! Запомните!

 

-ган/-гән; -кан/-кән – аффиксы прошедшего неопределённого времени глагола.

Ул нишләгән? Ул укыган, килгән, киткән, кайткан — положительная форма.

Ул укымаган, килмәгән, китмәгән, кайтмаган — отрицательная форма.

Аффикс -ган/-гән присоединяется к основам, оканчивающимся на гласный и звонкий согласный, аффикс -кан/-кән – к основам на глухой согласный. К этой форме прибавляются личные окончания.

В чем разница между прошедшим определенным временем и прошедшим неопределенным?

Определенное прошедшее обозначает, как правило, освидетельствованное событие прошлого, а неопределенное прошедшее – неосвидетельствованное:

Ул кичә кинога барды. – Вчера он ходил в кино.Здесь подразумевается, что тот, о ком идет речь, точно ходил в кино; говорящий, может быть, был свидетелем данного события, или он абсолютно уверен, что это событие имело место.

Ул кичә кинога барган. – Вчера он (оказывается) ходил в кино.Кичә концерт булган. – Вчера (оказывается) концерт был. Здесь подразумевается, что говорящий не был свидетелем данного события, или он только что узнал об этом факте прошлого.

Неопределенное прошедшее часто употребляется при описании исторических фактов, свидетелями которых мы не были:Сугыш 1941 нче елда башланган. Война началась в 1941 году.Булган, ди, бер Карт. – Был, говорят, один Старик – это уже начало какой-нибудь сказки.

 

мин барганмын

син баргансың

ул барган-

без барганбыз

сез баргансыз

алар барганнар

я (оказывается) ходил

ты (оказывается) ходил

он (оказывается) ходил

мы (оказывается) ходили

вы (оказывается) ходили

они (оказывается) ходили

 

мин бармаганмын

син бармагансың

ул бармаган-

без бармаганбыз

сез бармагансыз

алар бармаганнар

 

я (оказывается) не ходил

ты (оказывается) не ходил

он (оказывается) не ходил

мы (оказывается) не ходили

вы (оказывается) не ходили

они (оказывается) не ходили

Прочитайте и переведите

Кичә татар концерты булган икән, ә мин белмәдем. Бүген ул дәрескә килмәгән. Дустым Санкт-Петербургка фестивальгә киткән икән. Акира әфәнде Япониядә туган. Экрем әфәнде Төркиядә укыган. Гафу итегез, мин бу сорауларга җавап бирмәгәнмен икән. Кызганычка каршы, беркем дә дөрес җавапны белмәгән. Кичә Тәнзилә миңа электрон почта аша хат җибәргән, мин аны бүген генә укыдым.

 

Дополните диалоги

— Әниең ничәнче елда туган?- …………………………………..*******************

— Бу студент кайсы илдән килгән?- Минемчә, …………………………………………………………………

*******************- Дустың якшәмбе көнне кая ………………….?- ………………………………

***- Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай нәрсәләр язганнар?- …………………………………..

 

Составьте диалог по образцу

Үрнәк:- Дустың кая киткән?- Минемчә, Бишкекка.

 

Напишите глагол в прошедшем неопределенном времени

Ул бу ипине кичә сатып (алырга)? Әни кичә базарга (барырга). Алар Мәскәү шәһәреннән (килергә)? Без Казанга (барырга). Син татар телен мәктәптә бик яхшы (өйрәнергә).

 

Проверьте себя

Алганмы, барган, килгәннәрме, барганбыз, өйрәнгәнсен.

 

Продолжите предложения

Мин мәктәптән …………………….. Әнием эштән …………………. Дустым татар теле дәресләрендә ……………………… Алар бу сорауларга ……………….. Ул бу сүзнең тәрҗемәсен ………………. Декабрьдә алар Санкт-Петербургка …………….. Шимбә көнне без …………………………….

Найдите правильный ответ

Ул Мәскәү шәһәрендә ту…… .1) –кан 2) – ган 3) – гәнДустым Пермь шәһәрендә бул………1) – нан 2) – гән 3) – ганУл мәктәптә татар телен өйрән…. .1) — кән 2) – гән 3) – ганАлар авылдан кичә кайт…….. .1) –кәннәр 2) – гәннәр 3) – каннар

Проверьте себя

-ган, -ган, -гән, -каннар

Напишите правильно

-ган яки –гәнсөйлә…йөр…тыңла…-кан яки –кәнкит…әйт…тап…

Переведите, используя прошедшее неопределенное время

Война началась в 1941 году. Он вчера читал книгу. В детстве я разговаривал по-татарски. Они были в Испании. Вы были на концерте. Я родился в 1995 году.

Проверьте себя

Сугыш 1941 елда башланган. Ул кичә китап укыган. Балачакта мин татарча сөйләшкәнмен. Алар Испаниядә булганнар. Сез концертта булгансыз. Мин 1995 елда туганмын.

Рәхмәт!