Урок двадцать седьмой. / Егерме җиденче дәрес.

Страдательный залог. / Истә калдырыгыз!

Запомните!

Страдательный залог образуется посредством аффиксов -ыл/-ел/-л или -ын/-ен/-н. Аффикс —ын/-ен/-н присоединяется только к тем основам, которые оканчиваются на -л, -ла, -лә. В остальных случаях используется аффикс -ыл/-ел/-л:

ачыла –открывается, төзелә — строится;эшләнә –делается, башлана –начинается.

Прочитайте текст и ответьте на вопросы

Казан университеты – Россиянең иң танылган университетларының берсе. Ул 1804 нче елда ачылган. Анда атаклы галимнәр эшләгән, зур фәнни ачышлар ясалган. Университетта төрле елларда танылган шәхесләр укыган. Күренекле галимнәрдән Карл Фукс, Николай Лобачевский, Александр Бутлеров, Михаил Нужин, Александр Коновалов төрле елларда университетның ректоры булганнар. Хәзерге вакытта университет студентлары лекцияләр тыңлыйлар, фәнни хезмәтләр белән танышалар, курс эшләре һәм диплом эшләре язалар. Ял вакытында алар спорт белән шөгыльләнәләр, концертлар һәм фестивальләр үткәрәләр. Студентларның тормышы бик күңелле.

Казан университеты кайчан ачылган? Анда атаклы галимнәрдән кемнәр эшләгән? Дәресләрдә студентлар нишлиләр? Ял вакытында студентлар нәрсәләр үткәрәләр?

Прочитайте

Китапханә сәгать тугызда ачыла, унтугыз сәгатьтә ябыла. Казанда яңа мәктәпләр төзелә. Татарстанның барлык мәктәпләрендә татар теле укытыла. Бу сүз шулай языла һәм укыла. Татар теле дәресе бер сәгать унбиш минутта башлана. Бу кагыйдә дәреслектә күп тапкыр кабатлана.

Поставьте вопросы и прочитайте предложения.

………………………………..? Казан университеты 1804 нче елда ачылган…………………………………? Университет Кремль урамында урнашкан…………………………………? Без университет тарихы музеена бардык…………………………………? Күренекле галимнәрдән Карл Фукс, Николай Лобачевский, Александр Бутлеров, Михаил Нужин, Александр Коновалов төрле елларда университетның ректоры булганнар.

Переведите

Открывается, строится, читается, пишется, забывается, был открыт, был сделан, был написан.

Проверьте себя

Ачыла, төзелә, укыла, языла, онытыла, ачылган, эшләнгән, язылган.

Как употребляем союзы?Теркәгечләрне ничек кулланабыз?

Прочитайте

Мин Татарстаннан, ләкин Казаннан түгел.- Я из Татарстана, но не из Казани.

Бүген алар Казаннан китәләр, һәм без алар белән саубуллашабыз. -Сегодня они уезжают из Казани, и мы с ними прощаемся. Дустым Мәскәүгә китте, чөнки ул конкурста катнаша.- Мой друг уехал в Москву, потому что участвует в конкурсе.Без китаплар күп укыйбыз, шуңа күрә күп беләбез.- Мы читаем много книг, поэтому много знаем.

Истә калдырыгыз! Запомните!

Ә, ләкин, һәм, чөнки, шуңа күрә — союзы.

ә — а

ләкин — но

һәм — и

чөнки — потому что

шуңа күрә — поэтому

Дополните предложения

Без татар теле дәресеннән соң ………… киттек, ә Фәридә ……………. китте. Шимбә көнне дусларыбыз белән …………… булдык, ләкин Алия ……………… Татар теле турында кызыклы …………….. укыдым, шуңа күрә ……………………. күп сораулар бирдем. Дүшәмбегә кадәр ул ……………… булган, ләкин без …………….. Бүген кич белән алар …………. киткәннәр, шуңа күрә без аларны ………………. Ул ни өчен бүген ……………… юк? Син ……………….. кем өчен алдың? Алар ни өчен ……………. килделәр?

Допишите начало предложений

……………………….., ә мин гимназиядә укыдым…………………………, ләкин Милли музейда булмаганнар…………………………, шуңа күрә дәрес бик кызыклы булды…………………………, чөнки ул бу китапны укымаган…………………………, ә алар белмәгәннәр.……………………, һәм дәрес башланды.

Скажите правильно

Кайда? Татар опера һәм балет театры………. Кайчан? Декабрь ае………. Кемнән? Дустым………. Кайдан? Россия………. Кем белән? Без…….. белән. Кемгә? Мәктәп директоры……… Кемдә? Әнием……… Сәгать ничәгә кадәр? Тугыз…… кадәр. Сәгать ничәдән бирле? Бер….. бирле. Кемнән башка? Сез….. башка.

Проверьте себя

-нда, -нда, -нан, -дән,-нең, -на, -дә, -га, -дән, -дән.

Переведите

Эта книга была написана в 1898 году, но не была опубликована (бастырырга). Я этот текст прочитал и перевел. Они (оказывается) были в Казани, но не ходили в театр, потому что были на концерте. Я учил татарский в школе, поэтому хорошо его знаю.

Проверьте себя

Бу китап 1898 елда язылган, ләкин бастырылмаган. Мин бу текстны укыдым һәм тәрҗемә иттем. Алар Казанда булганнар, ләкин театрга бармаганнар, чөнки концертта булганнар. Мин татар телен мәктәптә укыдым, шуңа күрә аны яхшы беләм.

Чтобы не скучать без татарского языка на выходных, предлагаю посмотреть мультфильм «Өч кыз» («Три дочери»). Обратите внимание на использование прошедшего неопределенного времени.

Өч кыз

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, дип, көне-төне эшләгән, ди.Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, икән. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урманда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:— Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлләремне белергә килсеннәрче.Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз кер юадыр иде, ди.— Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрдәге керне юып бетерәсем бар иде шул.Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:— Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма!Тиеннең шулай дип әйтүе булган, олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, җеп эрли икән. Тиенгә әйткән:— Һай,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә җеп эрләп өлгертәсем бар иде шул.Тиен бик ачуланган да әйткән:— Алайса, син гомерең буе җеп эрләп кенә тор! — дигән.Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы булган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.— И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыкларыңны мәңге онытмаслар,— дигән.Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.Татар халык әкияте