Урок тридцать первый / Утыз беренче дәрес.

Как говорим о режиме дня? / Көндәлек режим турында ничек сөйләшәбез?

 

Прочитайте

— Гадәттә, сәгать ничәдә йокыдан торасың?

— Сәгать сигезенче яртыда.

— Во сколько ты обычно встаёшь?

— В половине восьмого.

Прочитайте текст, ответьте на вопросы

Гадәттә, мин сәгать җидедә йокыдан торам. Иртән торгач, юынам, киенәм, иртәнге ашны ашыйм һәм укуга китәм. Дәресләр тугызынчы яртыда башлана. Көн саен без 5-6 сәгать укыйбыз. Дәресләрдән соң мин ашханәдә көндезге ашны ашыйм. Аннары китапханәгә керәм һәм анда газета һәм журналлар укыйм. Өйгә кайткач, юынам, кичке ашны ашыйм һәм ял итәм: музыка тыңлыйм, дусларым белән телефоннан сөйләшәм. Кайвакыт телевизордан кызыклы тапшыруларны карыйм. Ял иткәч, дәресләргә әзерләнәм: дәреслекләрне укыйм, интернеттан кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм. Кичләрен дусларым белән аралашам, алар белән саф һавада йөрим. Мин кичке унбердә йокларга ятам.

Ял көннәрендә мин соң торам, көндез өйдә булам. Кичләрен без дусларыбыз белән кафега, клубка барырга, спорт ярышларын карарга яратабыз. Вакытымны файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышам.

? Син сәгать ничәдә торасың? Укуларың сәгать ничәдә башлана һәм ничәдә бетә? Дәресләрдән соң син нишлисең? Кичләрен нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? Ял көннәрендә нишләргә яратасыз?

Истә калдырыгыз! Запомните!

Деепричастие описывает дополнительное действие, которое происходит помимо основного, или дает дополнительную информацию об основном действии. В татарском языке деепричастия используются намного чаще, чем в русском.В татарском языке четыре деепричастные формы: 1) самая распространенная форма образуется путем присоединения к основе глагола аффикса -ып/-еп/-п.

Ашыгып, ул утны сүндерергә оныткан.

Спеша, он забыл выключить свет.

2) вторая форма деепричастия образуется путем присоединения к основе глагола аффикса -ганчы/-гәнче/-канчы/-кәнче.Анда барганчы, мин концертка барам.До того, как пойти туда, я пойду на концерт.

3) третья форма деепричастия образуется путем присоединения к основе глагола аффикса -гач/-гәч/-кач/-кәч.Анда баргач, мин кино карыйм.Придя туда (после того, как приду туда), я буду смотреть кино.Ул килгәч, мин китәм.Когда он придет, я уйду.4) четвертая форма – парная: бара-бара (идя); сөйләшә-сөйләшә (говоря, разговаривая). Парная форма деепричастия употребляется для выражения повторяющегося или продолжительного действия, образуется от глаголов в 3 лице единственного числа настоящего времени. Кызлар, сөйләшә-сөйләшә, суга киттеләр.Девушки, разговаривая между собой, пошли за водой.

Напишите деепричастие в правильной форме, переведите

Китапханәгә (керергә), ул яңа китаплар алды. Газета (укырга), мин яңалыклар турында беләм. Вакытны күңелле (үткәрергә), кәефебез яхшы була. Өйгә (кайтырга), мин башта бераз ял итәм, аннары дустыма хат язам. Эшкә (китергә), әнием минем белән саубуллашам. Без парктан (сөйләшергә) кайттык. Ул (көләргә) җәйге ялы турында сөйләде. Миңа (әйтергә), беркая да китмәгез. Дәрестә (булырга), ул бернәрсә дә аңламаган. Җылы (киенергә), балалар урамга чыктылар.

Проверьте себя

Кереп/кергәч, укып, үткәргәч, кайткач, киткәнче, сөйләшә-сәйләшә, көлә-көлә, әйтмичә, булмагач, киенеп.

Продолжите предложения

Кибеткә кереп, мин….. . Дәрескә кергәнче, ул….. . Алар шатлана-шатлана, ….. . Мәскәүгә баргач, син….. .? Җәй җиткәч, сез……? Иртән торгач, без……

Образуйте четыре формы деепричастия от глаголов и переведите

Үрнәк: киләргә – килеп (придя); килгәнче (до того, как придет; вместо того, чтобы прийти); килгәч (после того, как пришел); килә-килә (приходя).

Язырга, барыргы, китәргә, эшләргә, санарга, чыгарга, торырга (находиться, стоять).

Язарга- язып- язганчы- язгач- яза-яза

Барырга- барып- барганчы- баргач- бара-бара

Китәргә- китеп- киткәнче- киткәч- китә-китә

Эшләргә- эшләп- эшләгәнче- эшләгәч- эшли-эшли

Санарга- санап- санаганчы- санагач- саный-саный

Чыгарга- чыгып- чыкканчы- чыккач- чыга-чыга

Торырга- торып- торганчы- торгач- тора-тора

Рәхмәт!