Урок тридцать четвертый. / Утыз дүртенче дәрес.

Как говорим о правильном питании? / Дөрес туклану турында ничек әйтәбез?

Прочитайте

— Сәламәт булу өчен, син нишлисең?

— Мин физкультура белән шөгыльләнәм, саф һавада йөрим, дөрес тукланам.

 

— Что ты делаешь, чтобы быть здоровым?

— Я занимаюсь физкультурой, гуляю на свежем воздухе, правильно питаюсь.

Прочитайте

Дөрес туклану өчен, нәрсәләр ашарга кирәк? Беренчедән, яшелчә һәм җиләк-җимеш; икенчедән, ит һәм сөт ризыклары; өченчедән, төрле боткалар һәм ашлар.

Ашамлыклар сатып алу өчен, кая барасыз? Базарга барабыз.

Базарда нәрсәләр аласыз? Кәбестә, кишер, суган, кыяр, помидор һәм җиләк-җимеш сатып алабыз.

Истә калдырыгыз! Запомните!

яшелчә – овощи

кишер – морковь

чөгендер – свекла

суган – лук

кәбестә – капуста

кыяр – огурец

помидор – помидор

бәрәңге – картофель

сарымсак- чеснок

җиләк-җимеш – фрукты

карлыган – смородина

җиләк – ягоды

кура җиләге – малина

җир җиләге – земляника

алма – яблоко

чия – вишня

карбыз – арбуз

кавын – дыня

ризык – еда

ит –мясо

сөт –молоко

эремчек – творог

каймак – сметана

балык – рыба

ботка – каша

аш — суп

Сформулируйте вопросы и прочитайте предложения

……………………………………..? Мин яшелчә ашарга яратам.

……………………………………..? Бакчабызда чия күп.

……………………………………..? Дустым ит яратмый.

……………………………………..? Базарда без кыяр, помидор һәм бәрәңге алдык.

……………………………………..? Яшелчәләрдә витаминнар бик күп, шуңа күрә алар файдалы.

Истә калдырыгыз! Запомните!

1) сравнительная степень прилагательного

аффикс -рак/-рәк: баллы- баллырак – сладкий- слаще;

тәмле- тәмлерәк – вкусно- вкуснее;

2) превосходная степень прилагательного

а) частицы бик, үтә, иң: баллы, тәмле, файдалы — бик баллы, тәмле, файдалы/ үтә баллы, тәмле, файдалы/ иң тәмле, баллы, файдалы;

б) парные формы: ап-ак- белый-пребелый,

кып-кызыл –красный- прекрасный,

ямь-яшел –зелёный- презелёный,

зуп-зур –большой- пребольшой.

Напишите по образцу

Үрнәк: тәмле – тәмлерәк.

Баллы – ………………..; сары – ………………, яшел – …………….., зур – …………………., кечкенә — …………………, кыйбат — ……………., арзан — ……………….., күп -…………………….

Проверьте себя

Баллырак, сарырак, яшелрәк, зуррак, кечкенәрәк, кайбатрак, арзанрак, күбрәк.

Прочитайте

Яшелчә кибетендә кызыл, сары, яшел алмалар саталар.

Базарда кара, ак, кызыл карлыган сатып алырга мөмкин.

Җәен урманда кызыл, яшел, сары, зәңгәр, шәмәхә чәчәкләр үсә.

Кавын нинди төстә? Ул сары төстә.

Баклажан нинди төстә? Баклажан шәмәхә төстә.

Синеңчә, иң тәмле яшелчә нинди? Минемчә, иң тәмле яшелчә – карбыз.

Иң файдалы яшелчә нинди? Минемчә, кәбестә.

Бу кишер баллымы? Бик баллы.

Кура җиләге карлыганнан баллырак.

Истә калдырыгыз! Запомните!

ак – белый

кара – чёрный

кызыл – красный

яшел – зелёный

сары – жёлтый

соры – серый

зәңгәр – синий

күк – голубой

коңгырт – коричневый

шәмәхә — фиолетовый

төс – цвет

Продолжите предложения

Яшел алмалар бик …………………. Миңа кызыл ……………………. Алар яшелчә …………………… Лимон нинди ……………….? Карбыз …………………? Минемчә, кура җиләге ……………………….. Сезгә нинди ………………………………….? Сезнеңчә, яшелчә …………………………………?

Дополните предложения

Гафу итегез, базарда бер кило ……………. ничә сум? Миңа бер кило ………………….. бирегезче. Дустым ………………….ашарга ярата, чөнки ул бик файдалы. Базарда ул ………………. сатып алган. Кибеттә ………………………кыйбат, ә …………………… арзанрак. Сезгә ничә кило ……………… кирәк? Әйтегезче, сездә яшел …………………. бармы? Яшел алмалар кызыл алмалардан …………………………..

Игътибар итегез! Обратите внимание!

ак –аграк, вак – ваграк, күп — күбрәк;

белый – белее, мелкий- мельче, много- больше.

А вот песня про красные розы:

Рәхмәт!