Урок тридцать пятый. / Утыз бишенче дәрес.

Как приглашаем гостей? / Кунакларны ничек чакырабыз?

Прочитайте

— Әйтегез әле, cез кунакларны еш чакырасызмы?- Әйе, без кунаклар чакырырга яратабыз.

-Вы часто приглашаете гостей?-Да, мы любим приглашать гостей.

Прочитайте и ответьте на вопросы

Без кунаклар чакырырга яратабыз. Кунакларны, гадәттә, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә чакырабыз. Туганнарыбыз, дусларыбыз безгә бик еш кунакка киләләр. Алар килгәнче, әнием табын әзерли, тәмле-тәмле татар ашлары пешерә. Мин аңа һәрвакыт ярдәм итәм.? Сезгә кунаклар еш киләме? Гадәттә, сез кемнәрне кунакка чакырасыз? Кунаклар өчен нинди ризыклар пешерәсез? Үзегез кунакка барырга яратасызмы? Кемнәрдә булырга яратасыз?

Дополните диалоги

— Сез шимбә ………. кунакка ………………?

— Әйе, …………………- Кемнәргә бардыгыз?

— Әбиемә …………………………

— Анда ……………… ашадыгыз?

— ………………

— ………… белән чәй эчтегез?

— ………………..

.************************

— Кунак чакыру өчен, …………………………………………?

— Минемчә,………………………………………………………..

Составьте диалог по образцу

Үрнәк:- Хәерле көн, Марат!

— Хәерле көн, Самат!

— Кая барасың?

— Бүген дустымның туган көне, аңа кунакка барам.

— Шулаймыни? Бик яхшы, дустыңа миннән сәлам әйт.

Как встречаем гостей?

Кунакларны ничек каршылыйбыз?

Прочитайте

— Сез кунакларны ничек каршылыйсыз?

— Тәмле ашлар пешерәбез, табын әзерлибез.

— Как вы встречаете гостей

— Готовим вкусные блюда, накрываем стол.

Прочитайте и ответьте на вопросы

Ял көнне без кунаклар чакырдык, чөнки минем туган көнем булды. Бу көнне башта әнием белән бергә өйне җыештырдык. Мин идән юдым, тузан сөрттем. Аннары без бергә табын әзерләдек. Әнием бик тәмле салатлар ясады, бәлеш пешерде, тавык кыздырды. Мин дә әниемә бик теләп булыштым. Өстәлгә ап-ак эскәтер җәйдем, тәлинкәләр, пычак, чәнечке, кашыклар һәм бал кашыклары тездем. Аннары табынга яшелчәләр, ит һәм балык ризыклары, җиләк-җимеш, торт, конфетлар һәм сок куйдык.Кич белән дусларым кунакка килде. Алар мине туган көнем белән котладылар, бүләкләр бирделәр, матур сүзләр әйттеләр. Без аларны тәмле ризыклар белән сыйладык. Әтием дусларым өчен гармунда татар көйләрен уйнады, гитарада уйнады һәм күңелле җырлар җырлады. Соңыннан бергәләшеп фотога төштек. Туган көн бәйрәме миңа да, дусларыма да бик ошады.

? Синең туган көнең кайчан? Туган көнеңне ничек үткәрәсең? Туган көнеңә ничек әзерләнәсең һәм кемнәрне чакырасың? Кунакларны нәрсәләр белән сыйлыйсың? Бәйрәмдә ничек күңел ачасыз?

Истә калдырыгыз! Запомните!

кунак чакырырга – приглашать гостей
каршыларга (каршы алырга) – встречать

табын әзерләргә – накрывать на стол
тавык кыздырырга – жарить курицу
эскәтер җәяргә – стелить скатерть
савыт-саба – посуда
тәлинкә – тарелка
чынаяк – чашка
пычак – нож
чәнечке – вилка
кашык – ложка
бал кашыгы – чайная ложка
тезәргә – ставить (в ряд)
котларга – поздравлять
бүләк – подарок
бүләк итәргә – дарить
табын –накрытый стол
сыйларга – угощать
көй – мелодия
җыр җырларга  – петь песню
фотога төшәргә – фотографироваться

Продолжите предложения

Әни эштән кайтканчы, мин …………………………Туган көнемдә без ………………….. Бәйрәм көннәрендә балалар ……………………………..Дустымны туган көне белән котлап, мин ……………………………. Бәйрәмнән соң алар ………………….. Өстәлгә матур эскәтер җәйгәч, әнием …………………………. Кунаклар өчен без ………..

Скажите правильно

Кунаклар килгәч, без чәй (эчәргә). Кунаклар киткәч, мин савыт-сабаны (юарга). Кунаклар килгәнче, әнием тәмле торт (пешерергә). Кунакларга рәхмәт әйтеп, без аларны автобуска кадәр (озатырга).

Дополните текст

Бәйрәм көнне безне ……………..чакырдылар. Кибеткә кереп, без …………….. алдык. Әбигә ………… алдык, ә бабайга ………… алдык, чөнки ул ………………… ярата. Кибеттән чыккач, ……………….утырып, кунакка киттек. Әби белән бабай безне …………….. Өйгә кергәч, без …………… бирдек, аларны ……………. котладык. Аннары тәмле …………… ашадык, матур сүзләр …………………. Кунакта бик ……….. булды.

Составьте диалог по образцу

Үрнәк:
—          Яңа ел бәйрәмен ничек үткәрдегез?
—          Бик күңелле үткәрдек.
—          Бәйрәмгә ничек әзерләндегез?
—          Мин әниемә чыршы бизәштем, бүләкләр әзерләштем, өйне җыештырыштым. 31 нче декабрь көнне без бергә тәмле ризыклар пешердек, бәйрәм табыны әзерләдек.

  • Сезгә кемнәр кунакка килде?
  • Әбием белән бабам.

 

Истә калдырыгыз! Запомните!

-ыш/-еш/-ш – аффиксы совместного залога глаголов

Совместный залог означает совместное действие двух или нескольких субъектов, помощь или содействие кому-либо в исполнении работы. Он образуется путем присоединения аффикса -ыш/-еш/-ш:

Ул җыя – Он собирает.

Марат аңа җыеша – Марат помогает ему собирать.

Ул юа- Она стирает/ моет.

Ул юыша- Она помогает стирать/ мыть.

мин эшләшәм

син эшләшәсең

ул эшләшә

без эшләшәбез

сез эшләшәсез

алар эшләшәләр

я помогаю делать

ты помогаешь делать

он помогает делать

мы помогаем делать

вы помогаете делать

они помогают делать

Дополните предложения

Энем миңа ……………….. юыша. Дустым миңа ……………….. эшләште. Мин әбиемә …………………… пешерештем. Укытучыбыз безгә ……………. бизәште.

Переведите

Она помогает мыть посуду. Я помогаю угощать. Ты помогаешь стелить скатерть. Они помогают петь песню. Мы помогаем сделать уборку.

Проверьте себя

Ул савыт-саба юыша. Мин сыйлашам. Син эскәтер җәешәсең. Алар җыр җырлашалар. Без җыештырышабыз.

Дәрес тәмам! Рәхмәт!