татарский Языки народов России

Татарский язык: 18 урок

Выучи язык с авторами сайта!

Урок восемнадцатый / Унсигезенче дәрес.

Как говорим о поездке на транспорте? / Транспортта бару турында ничек әйтәбез?

 

Прочитайте

– Гафу итегез, Сез университетка нәрсә белән йөрисез?
– Алтмыш өченче автобус белән йөрим.

– Извините, на чём Вы ездите в университет?
– На 63 автобусе.   

***********************
– Син эшкә транспортта барасыңмы?
– Юк, мин җәяү йөрим.

– Ты на работу ездишь на транспорте?
– Нет, я хожу пешком.

Истә калдырыгыз! Запомните!  

Белән -с, на –  послелог

Нәрсә белән? На чём? С чем? Чем?

такси белән – на такси

лимон  белән – с лимоном

музыка белән – с музыкой
кич белән – вечером

Кем белән? С кем?

Лилия белән – с Лилией

минем белән, аның белән, алар белән – со мной, с ним(с ней), с ними

Прочитайте и запомните
Мин мәктәпкә җиденче троллейбус белән барам. Әтием бакчага машина белән йөри. Әнием эшкә автобус белән бара. Абыем университетка уникенче трамвай белән бара. Алар шәһәрдә автобус белән дә, трамвай белән дә йөрмиләр, алар метро белән йөриләр. Апам Мәскәүгә теплоход белән китә. Мин Алсу белән кинога барам.

Син кем белән паркка барасың? – Дустым белән барам.
Син бу кеше белән танышмы? – Юк, мин аның белән таныш түгел.
Син нәрсә белән кызыксынасың? – Мин музыка белән кызыксынам.

Дополните диалоги
– Гафу итегез, бу ничәнче …………..?
– Бу ………………………………….
                    ****
– Бу егерменче ……………………..?
– Юк. Бу ……………………………………….
                               ****
– Сезгә ничәнче ………………… кирәк?
– Миңа беренче ………………….. кирәк.
               ****
– Әниең эшкә метрода  …………..?
– Юк, ……………..
                ***
– Алар Пекинга …………………………..?
– Минемчә, ……………………….

Составьте диалоги по образцу
Үрнәк:
– Әйтегез әле, вокзалга ничәнче троллейбус белән барып була?
– Минемчә, җиденче троллейбус белән.
– Рәхмәт.
         ***

– Син нәрсә белән кызыксынасың?
– Мин хоккей белән кызыксынам.

Переведите предложения используя послелог “белән”

Мой друг едет в Москву на поезде. Я езжу в университет на метро. Мы разговариваем с учителем на татарском языке. Мой друг увлекается (интересуется) театром. Моя бабушка любит пить чай с лимоном. Вечером я слушаю музыку. Мы с другом идем в кино.

Проверьте себя
Дустым Мәскәүгә поезд белән бара. Мин университетка метро белән барам. Без укытучы белән татарча сөйләшәбез. Дустым театр белән кызыксына. Әбием лимон белән чәй эчәргә ярата. Кич белән мин музыка тыңлыйм. Без дустым белән кинога барабыз.

Новые слова

киттек! поехали!
тәгәрмәч колесо
барабызмы? поехали?
кума! не гони!
тукталыш остановка
киләсе тукталыш следующая остановка
сез хәзер чыгасызмы? вы сейчас выходите?
һава аланы аэропорт
халыкара һава аланы международный аэропорт
очкыч самолет
тимер юл вокзалы железнодорожный вокзал

Рәхмәт!

Фото аватара

Альбина Саетова

Всем привет, меня зовут Альбина! Окончила факультет романо-германской филологии, специализация- английский язык. Татарский- мой родной язык, на котором разговариваю с детства, обучалась в школе. С большой любовью отношусь к татарской культуре, музыке, литературе. Буду рада, если в рамках этого проекта людей, разговаривающих на татарском языке, станет еще больше!