татарский Языки народов России

Татарский язык: 36 урок

Выучи язык с авторами сайта!

Урок тридцать шестой. / Утыз алтынчы дәрес.

Как поздравляем с праздником? / Бәйрәм белән ничек котлыйбыз?

Прочитайте

– Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм шатлык телибез.

– Поздравляем Вас с праздником! Желаем Вам здоровья, успехов, счастья и радости.

*************

– Бәйрәм белән, кадерле дустым! Сиңа укуыңда уңышлар, мәхәббәт телим.

– С праздником, дорогой друг! Желаю тебе успехов в учебе, любви.

– Рәхмәт! Теләкләрең тормышка ашсын!

– Спасибо! Пусть сбудутся твои пожелания!

Прочитайте образцы поздравлений

Кадерле дуслар! Сезне мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Әнәс әфәнде! Сезне юбилеегыз белән котлыйм!
Дустым Сәрия! Туган көнең котлы булсын!
Фәрит һәм Фәридә! Туегыз мөбарәк булсын!
Хөрмәтле ветераннар! Сезне Җиңү көне белән ихлас күңелдән котларга рөхсәт итегез!

Истә калдырыгыз! Запомните!

уңыш – успех
бәхет – счастье
шатлык – радостьмәхәббәт – любовь
сәламәтлек – здоровье
ихлас күңелдән – от всей души
бәйрәм  итәргә – праздновать
Яңа ел белән!  С Новым годом!
Туган көнегез котлы булсын! С днем рождения!
Чын күңелдән тәбрик итәбез! Поздравляем от всей души!
Бүләгегез өчен рәхмәт! Спасибо за ваш подарок!
Сез шундый игътибарлы! Вы так внимательны!

Ответьте

Сиңа кайсы бәйрәм күбрәк ошый? Бәйрәмдә кемнәрне котлыйсың? Бәйрәмнәрдә кемнәргә хатлар язасың? Сине кемнәр котлый? Җиңү көнендә кемнәрне котлыйлар? Россиядә Укытучылар көне кайчан була? Сез укытучыгызга нинди теләкләр әйтәсез?

Составьте диалог по образцу

Үрнәк:

– Әнием, сине 8 нче март бәйрәме белән котлыйм! Сиңа сәламәтлек, шатлыклар һәм бәхетләр телим!

– Бик зур рәхмәт, кызым, теләкләрең тормышка ашсын!

Прочитайте текст с поздравлением учителя

Хөрмәтле Алсу Дамировна!Сезне ихлас күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар, бәхет телим. Укучыларыгыз Сезне һәрвакыт шатландырсыннар һәм яратсыннар!Укучыгыз Илнур.

Истә калдырыгыз! Запомните!

1 нче гыйнвар – Яңа ел бәйрәме.  1 января – праздник Нового года

7 нче гыйнвар – Раштуа бәйрәме.  7 января – праздник Рождества

23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. 23 февраля – День защитников Отечества
8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне. 8 марта – Международный женский день
1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме. 1 Мая  – Праздник весны и труда
9 нчы май – Җиңү көне.  9 Мая – День Победы


 Прочитайте образцы поздравлений

Кадерле дуслар! Яңа ел котлы булсын! Сезгә яңа 2017 ел бәхет һәм шатлыклар алып килсен. Йортларыгызда тынычлык, эшләрегездә уңыш юлдаш булсын. Бәйрәм белән!

Кадерле әбием! Сине чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Мин сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык белән тулы көннәр һәм күңел тынычлыгы телим. Хыялларың тормышка ашсын, бәхетле бул!

Яңа ел белән сезне, кадерле әти-әнием! Киләчәк ел сезгә бары тик бәхет-шатлыклар, сәламәтлек һәм яхшы вакыйгалар генә алып килсен! Әтәч елы уңышлы булсын! Мин сезне бик нык яратам!

Дәрес тәмам! Рәхмәт!

Фото аватара

Альбина Саетова

Всем привет, меня зовут Альбина! Окончила факультет романо-германской филологии, специализация- английский язык. Татарский- мой родной язык, на котором разговариваю с детства, обучалась в школе. С большой любовью отношусь к татарской культуре, музыке, литературе. Буду рада, если в рамках этого проекта людей, разговаривающих на татарском языке, станет еще больше!